Хезмәтләргә бәя – алга максат

2010 елның 16 марты, сишәмбе

Республика күләмендә җирлегебезнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәр тармакта да сынатмый.Тик ике ел элек расланган “2008-2012 елларга Актаныш районы агросәнәгать үсеше“ программасы нигезендә куелган максатларга ирешеп барсак да, башкарасылар әле шактый.

“Уңыш“ бәйрәмендә алдынгы урыннарны яулап җиңү хисенә бирелеп утырудан да күптән арынып игенчелеккә аек караш ташларга вакыт. Бүгенге көндә шактый гына хуҗалыклар массовый репродукцияле орлыкларга өстенлек бирә. Әмма хәрәкәт әлеге юнәлештә дәвам итсә алдынгылыктан төшеп калуыбыз ихтимал. Әлеге өлкәдә кыска вакыт кысаларында барсын да тәртипкә салу зарур, чөнки алдагы елларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы I репродукцияле орлыкларны гына  чәчүне кулай күрә. “Чүп чәчеп орлык алып булмый“,– ди район башлыгы да. Чыннан да гади генә мисалда чәчүгә  әзерләнгән орлыкны ике кат иләктән уздыргач аның 10 проценты чәчүгә яраксыз чүп булуы ачыкланды.

Орлыклар белән беррәттән ашлама кертү буенча да эшне дөрес алып бару зарур. Сөйләшүдә күрсәтелгән мәгълүматларга караганда шактый гына хуҗалык әлеге хезмәткә салкын караш йөртә. Шул сәбәпле район буенча  продукция сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүдән алынган акча кеременең 42 проценты әлеге тармакка туры килеп хуҗалыклар бер үк шартларда хезмәт куйсалар да керемнәре  төрлечә булды. Мәсәлән, “Нигез“, “Чишмә“, Актаныш агрофирмасы, “Наратлы“, “Янаул“, “Тамыр“, “Нур“ ҖЧҖләре узган елдан арттырып керем алганда; “Нива“, “Таң“, “Ташкын“, “Саф“, “Марс“, “Киров“, “Чиялек“ һәм шәхси фермер хуҗалыклары узган елгы дәрәҗәгә дә җитә алмадылар. Билгеле, биредә түбән бәяләргә дә, икътисадый кризиска да сылтау урынсыз.

Хуҗалыкларның кеременең икенче яртысына тәэсир иткән терлекчелек тармагында әлегә кинәт үзгәрешләр күзәтелми. Дөрес, 90 елларда әлеге тармакка зур зыян салынса да, шөкер бүгенге көндә азмы-күпме алга китеш бар. Сәфәр авылының мәдәният йортында дәвам иткән сөйләшүнең   пленар өлешендә идарә башлыгы Д.Ә.Харисов: “2010-2011 ел безнең өчен терлекчелек культы елы булырга тиеш. Игенчелектә зур ачышлар ясыйсы юк,  республика күләмендә эшли  өйрәндек, әмма ләкин терлекчелеккә әле игътибарны арттырасы бар“,– дип белдерде. Беренчедән, ташланган сыерларны тәрбияләү технологиясен яхшырту, икенчедән, яшь терлекләр белән эшләүне үз югарылыгына кую, өченчедән, теше малларны көтүгә кертү технологиясен булдыру һәм гомумән эре терлекне тулысынча катнаш азык белән тукландыруга күчереп бетерү зарур. Тукландыру дигәннән шунысы да мөһим– күп хуҗалыкларда тикшерүләр буенча азык 1-2 класслы булса да, продукция алырдай энергиясе  бик түбән. Тиешле вегетация чорында алынмау, дөрес һәм вакытында әзерләнеп сакланышка куелмау азыкның туклылыгы кимүгә китерә. Шул сәбәпле бүгенге көндә хуҗалыкларда кискен рәвештә сөтнең кимүе күзәтелә.  Шикәргә бай азык  буларак саналган печәнне саклау урыннары җитми, сыйфаты китә. Шуңа да әлеге мәсьәләне һәр хуҗалыкта чишү кирәклеге ассызыкланды. Районда узган ел нәтиҗәләре буенча 10654  сыерга 3942310 центнер сөт җитештерелгән. Иң зур күрсәткечләр Нур Баян исемендәге (5110 кг), “Киров“ (4254 кг) һәм “Чишмә“ (4001 кг) ҖЧҖләрендә, ә “Алга“, “Нур“, “Нива“ хуҗалыкларында әлеге саннар исә түбән.

Бүгенге көндә 8 хуҗалыкта алмаш  профилакторий эшләп килә, шуның берсе Сәфәр җирлегендә. Биредә яшь бозауларны тиешле таләпләрне үтәп тәрбияләү өчен барысы да каралган. Әмма шактый җирлекләрдә мәсьәләнең әһәмияте, кызганыч, әлегә читтә кала. Шулай ук  раздой сыерларын аерым торакларга куеп күпләп сөт савуны оештыру зарур. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов бу мәсьәләне барлык хуҗалыкларда да хәл итеп бетерү кирәклеген һәм иң тәүге башкарасы хезмәт икәнен искәртеп шәхси контрольгә алачагын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International