Физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин истәлегенә

2009 елның 24 гыйнвары, шимбә
Физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин истәлегенә 24 гыйнварда җиденче тапкыр оештырылган чаңгычылар эстафетасы 30 командадан 125 узышчыны җыйган иде. Урта белем учакларыннан Актанышның 2 нче (остазлары Р.Нуриәхмәтов), 1 нче (Р.Ялалов) һәм Пучы (М.Дәүләтова), аларның тугызъеллык өлешеннән Актанышның шул ук мәктәпләре белән Иске Богады (И.Фәттахов), төп гомуми белем мәктәпләреннән Кәзкәй (А.Гомәров), Әтәс (А.Хәбибуллин), Иске Айман (А.Галиуллин) чаңгычылары I-III урыннарны яуладылар. Аларга Фәрит Заһит улының шәкертләре– эшмәкәрләр Гаяз Авзалов, Зөфәр Шәрәфиев белән Алмаз Мортазин хәзерләгән акчалата бүләкләр, җиңүче командаларга күчмә кубоклар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International