Хуҗалык “Актаныш“ агрофирмасына керә, күпьеллык үләннән сенажны шуның мехотряды салды. Әлеге оешма уңганы Айдар Фәттахов печәнгә үлән чабуда да катнашты.
Киров урта мәктәбендә укыганда ук механизатор таныклыгы алып чыккан, армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле – 1976 елдан тракторда ал-ял белми намуслы хезмәт куючы Хәсән Әюпов аны төргәкләргә кысып барды. Ә Рәсим Сабиров белән Фарил Бикемов МТЗ-82 һәм МТЗ-1221 тракторлары белән шул төргәкләрне утарга кайтарып, урнаштырып торалар. Көннәр яхшы торганда, барысы да, кул көче кертми, техника белән башкарып чыгыла. Халык аның барышын сизми дә калгандыр.
Әмма фермадагы 1050 эре мал (алар былтыргыдан 50 башка күбрәк) белән бергә шәхси хуҗалыклардагы бар терлек тә шул үлән басуларына карап тора. Чөнки Олыимәннең болыны да юк, табигый печәнлекләре дә чамалы гына. Кешегә аларны чабып алырга мөмкинлек тудырганнар, моңарчы хуҗалык сораучыларга печәнне дә саткан.
Эш урыныннан аерыла алмаучы терлекче-көтүчеләргә бишәр төргәкне, савымчыларга икешәрне бушлай, калган бишәр төргәк печәнне ташламалы бәядән сатып биргәннәр. Азык әзерләүче механизаторлар да өлешсез калмаганнар. Быел да әлеге кызыксындыру чарасы үз көчендә кала. Кышның бавыры озын, шәхси абзарлардагы 185 мөгезле эре терлек, 310 көҗә-сарык, 8 атны асрап чыгу өчен азык аз кирәкми. Бу кәгазьдә теркәлгәннәре, көзгә таба алар күпкә ишәя дә бит әле.
Җәйнең коры килүе ниятләргә үзгәреш тә кертергә ихтимал. Алай килеп чыкмасын дисәк, кайда нәрсә бар – шуны җыеп туплап кую зарур. Район хакимияте башлыгы Э.Н.Фәттахов бу мәсьәләдә юкка гына борчылмый һәм халыкка мөрәҗәгать белән чыкмады.
Икенче кат печән кайчан чабарлык булыр – монысы аерым кешеләрнең теләгенә генә бәйләнмәгән. “Марс“та хәзер 190 гектар мәйдан биләгән кукуруз арасын өченче мәртәбә эшкәртәләр, аннан ничек тә мул уңыш үстереп, җыеп алырга исәплиләр. Моның белән Хәсәннең яшьтәше Фәрит Әһлиев шөгыльләнә. Ул КРН-4,2 белән “кырлар патшасы“ның төбен дә оя.
Хуҗалык җитәкчесе Илдус Тимеров, баш агроном Шамил Гарифҗанов, механизаторлар маллар ач калмас, дип ышандыралар. Кәефләре дә, эш барышы да моңа шик тудырмый. Изге уйлары тормышка ашсын иде.