Чүпне алтынга әйләндерәләр

2009 елның 4 июле, шимбә
Актаныш 25 июньдә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты һәм ТРда Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиология иминлеге буенча ведомостьара комиссиянең күчмә утырышын уздыру урынына әйләнде. Аңа әлеге комитет һәм комиссия әгъзалары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, ТР прокуратурасы, предприятие һәм оешмалары вәкилләре, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының тармак җитәкчеләре, матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре чакырылган иде.
“Яшьлек“ милли-мәдәни үзәгендә барган дәүләт күләмендәге әһәмиятле сөйләшүне ТР Дәүләт Советының комитет рәисе В.П.Васильев ачты, утырышны министр Ә.К.Садретдинов алып барды.
Кунаклар башта табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, пычраттырмауга бәйле урыннар– гидротехник корылма (безнеңчә, дамба), аны төзекләндерү барышы, коры чүп-чар полигоны, биологик чистарту корылмасы төзелеше һәм үлгән терлек базы торышы белән таныштылар. Боларга бәйле мәсьәләләр хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Кустова, ветберләшмә җитәкчесе Х.М.Бәдретдинов аңлатмалар бирделәр.
Татарстанда экология өчен җавап бирүче министр Әгъләм Кыям улы, япа-яланда кыска вакытта шундый полигонны актанышлылар гына төзи һәм нәтиҗәле куллана ала дип, төп игътибарны калдыкларны мөмкин кадәр кабат эшкәртүгә юнәлтте, шунсыз республикада чүплекләрне 30 ел саен яңасын булдырырга туры килә, җирне исраф итәбез, дәүләт күләмендә афәткә нигез тудырабыз, диде.
– Бездә шушы көннәрдә генә калдык-постыкларны төргә аеру линиясе сафка бастырылды, икенчел кулланыш тапмаган әйберләр генә полигонда калдырыла. Бу әлеге мәйданның гомерен икеләтә озайта,– дип ассызыклады Римма Зыя кызы үз чыгышында.
Бер хуҗалык, җиде авылга хезмәт күрсәтүче, 2006 елда төзелгән, үлгән мал салу биотермик чокырын элекке үләксә базлары белән чагыштырырлык та түгел. Бу урынга курыкмый керергә мөмкин, тулы тәртип, чисталык хөкем сөрә, котны очыручы ис тә сизелми.
Утырышта катнашучылар Актанышның яңартылган, төзекләндерелгән торак тирәләрен, агрегат заводы, “Лачын“ боз-спорт сарае, чишмәләр һәм Сабантуй мәйданын карадылар, чисталыкка, тәртипкә әйбәт бәя бирделәр.
Муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов котлау чыгышында кунакларга җирлекне күзалларлык мәгълүматлар китереп, экологик хәлгә тукталып, Түбән Кама ГЭСы сусаклагычында суның күтәрелүе Иске Иделнең дә су арттырып, ярның җимерелүенә китерүен, аскы Актаныштагы ихаталар, йортларга куркыныч тудыруын бетерү юнәлешендәге ниятләрне тормышка ашыруда, дамба буасын ял-коену урынына әйләндерү, биологик чистарту корылмасын төзеп бетерү, сулыкларда балык тотуда тәртип салу өчен экология милициясе вәкиле булдыру зарурлыгына да кагылды.
Ә.К.Садретдинов федераль, республика властьлары, җирле үзидарә органнарының ТРда экологик хәвефсезлекне тәэмин итүдәге килештерелгән эшчәнлегенә ирешү турында хисап ясады, Актанышның һәм районның юбилейларына башлык тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтеләчәген искәртеп узды.
Министрның беренче урынбасары М.Ф.Мәһдиев каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм икенчел эшкәртү системасын үстерү программасы белән таныштырды. Моңа кагылышлы фильм да күрсәтелде, саннар да яктыртылып барды. Һәм Яшел Үзәндә, Чаллыда, Түбән Камада шушы мөһим игелекле гамәлләрне заманга яраклы хәл итәргә алынган С.В.Шарнин, Н.М.Атласов һәм М.А.Старовойтов үз предприятиеләре эшчәнлегенә тукталдылар. Алар чыгышыннан күренгәнчә, фойеда куелган эшләнмәләре дәлилле раслаганча, чүп савытларына чыгарып ташланган каурый шешәләр, полиэтилен, пенопласт һ.б. әйберләрдән, катыргы-кәгазьләрдән ниләр генә эшләнми икән. Иң гаҗәбе шул: аларга чимал җитми. Яшел Үзәндәге “Экопэт“ ҖЧҖ үзләренә кирәкле каурый су шешәләренең 15 процентын гына Татарстанда табалар, калганын читтән кайтаралар. Катыргылар белән дә шундый хәл. Ә безнекеләр җыйганнарын кая куярга белми аптырыйлар, димәк, адресларны, кулланучыларны белмиләр. Салмачыдан килгән эшмәкәр А.А.Әлмиев эре-эре тимер-бетон калдыкларын төзелешкә, юлга кирәкле вак ташка әйләндерүгә, тимерен аерым куллануга ирешкән. Аның да чималга ихтыяҗы зур. Фән казанышларын, чит илләрдәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнгән бу тәвәккәл ир-егетләр чүпне алтынга әйләндерү юлын тапканнар, шуның белән табышлы көн күрәләр, шул ук вакытта әйләнә-тирәне пычратудан саклауда әйтеп бетергесез файда китерәләр.
Күчмә утырыш та шуны күздә тотып, калдык-постык белән әйләнә-тирәне пычратудан, төп байлык чыганагы булган җирне файдасызга чыгарудан саклау, көнкүреш калдыкларын мөмкин кадәр эшкәртү мәсьәләләрен ачыклау, шуңа булышу өчен оештырылган иде һәм максатка ирешелде дияргә тулы нигез бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International