Фәнни экспедиция эшкә кереште

2009 елның 4 июле, шимбә
Алдан хәбәр иткәнебезчә, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан районның тарихын, халыкның телен, авыз иҗатын, гореф-гадәтен, йолаларын, шөгыльләрен төрле яктан тирәнтен өйрәнү өчен зур төркем килде. Галимнәр арасында 4 фән докторы, профессор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклеләре һәм гыйлем дөньясында тәүге адымнарын атлаучы яшьләр дә бар.
1 июльдә алар матбугат-мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очраштылар. Сөйләшүне фәнни экспедиция җитәкчесе филология фәннәре докторы Д.Б. Рамазанова алып барды. Профессор Ф.Г.Гарипова, доктор Ф.С.Баязитова, дәүләт бүләге иясе Л.Ш.Җамалетдинов, музыка белгече Г.Р.Туймова, яшь галим Радик Хөснетдинов үз юнәлешләре буенча кызыксыначак мәсьәләләр белән таныштырдылар. Очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Р.Идрисова катнашты һәм чыгыш ясады.
Кичәге көннән галимнәр районда үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Аларга һәр төрле булышлык күрсәтү, мөмкин кадәр бай мәгълүмат туплау өчен мөмкинлек тудыру, үзебез белгәннәр белән уртаклашу, иске китапларны, башка кызыксынган әйберләрне тапшыру максатка ярашлы булачак. Моның белән без киләчәк буын өчен ядкарьләр калдырачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International