Сугыш һәм мәгариф ветераны алгы сафта

2010 елның 19 марты, җомга

Разовларның гомуми педагогик стажлары – 650 ел. Алар әлеге шәҗәрәне узган ел ясатып алганнар. 12 оныгы, 10 оныкчыгы булган кадерле дәү әтиләре, бабалары өчен нәселләрендә укытучыларның күплеге– олы сөенеч кенә. Миргаяз Разетдин улы һәм аның тормыш иптәше Хәбибә Әхмәтҗан кызы биш бала тәрбияләп үстерәләр, шуның дүртесе – югары белемле укытучылар. 1947 елгы Рим абый инде вафат. Энҗе һәм Римма апалар озак еллар мәктәптә хезмәт куеп, бүген инде лаеклы ялда. Лилия апа– Иске Байсар мәктәбендә укытучы. Үзе ветеринария табибы һөнәрен сайласа да, Өлфәт Разовның хатыны, кызлары– укытучылар.

Хәбибә һәм Миргаяз Разовлар икесе дә педагогия юлын сайлаганнары, балаларга белем бирүдә ирешкән  уңышлары белән горурланып яшиләр. Кызганыч, Хәбибә апа узган ел вафат булган. Шуннан соң Миргаяз аганы Киров авылыннан Иске Байсардагы кызлары Римма апалар  үзләренә яшәргә алып киләләр. Әтиләренә алар,  кулларыннан килгәнчә,  кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

М.Разов Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Дөресрәге, аны һәм берничә иптәшен III курста укыганда ук, дипломнар тапшырып, Новосибирск хәрби пехота училищесына укырга җибәрәләр. 1941 елның июнендә, аны тәмамлауга, сугыш башлана, яшь  пехотачыны фронтка алалар. Волхов, Воронеж фронтларында хезмәт иткәндә, ул яралана. Госпитальдә дәвалангач, Дәүләкәндәге авиаразведчиклар училищесында укый. I  Балтика буе фронтында авиаполк разведчигы буларак, аңа күп кенә  операцияләрдә катнашырга туры килә. Ул  үзен кыю  сугышчы итеп таныта.

Туган якларына 1946  елның мартында гына кайткач, һич икеләнмичә, мәктәпкә эшкә урнаша.

Башта туган авылы Чатта, аннары Тат.Суыксу, Кәзкәй, Тат.Ямалы, Актаныш, Яңа Богады, Югары Яхшый мәктәпләре директоры, Кировта укытучы була. 2 ел район мәгариф бүлеген җитәкли.

– Әти– безнең өчен элек тә, хәзер  дә таләпчән укытучыбыз. Хәтере бик яхшы аның, күп  мәгълүматлар, яңалыклар белән хәбәрдар. Күп  укый, кызыксына. Кайбер вакытларда сәяси  темаларга сүз  кузгатылса, әтиебез янында үзебезне хәтта уңайсыз хис итәбез. Белемгә, үз-үзен камилләштерүгә омтылышының бервакытта да  кимегәне юк, шуңа да аңа карап сокланмый мөмкин түгел,– диләр аның балалары.

40 елдан артык педагогик стажы булган, сугышның бар  ачысын үз  җилкәсендә татыган, тормыш афәтләренә, кайгы-хәсрәтләргә бирешмәгән Миргаяз аганың алдагы көннәрендә дә күңел көрлеген югалтмый, сәламәтлек белән яшәвен телибез. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлашкан ямьле язлар, быелгы Укытучы елы аңа шатлыклар, аяз, тыныч көннәрне мулдан алып килсен.

Рәсемдә: укытучылар династиясе–Разовларның нәсел шәҗәрәсе. Уртада –сугыш һәм мәгариф ветераны Миргаяз Разетдин улы үзенең тормыш иптәше Хәбибә Әхмәтҗан кызы белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International