Гүзәл–алтын медаль иясе

2009 елның 4 июле, шимбә
Гүзәл Нәбиуллина– Актанышның  2 нче урта мәктәбенең XI сыйныфын алтын медальгә тәмамлап, олы юлга аяк басучыларның берсе. Кечкенә сыйныфлардан гел тырышып укыган кыз бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмады: математикадан– 73, химиядән– 81, биологиядән 86 балл җыеп, районыбызда иң югары күрсәткечләргә ия булды. Бу уңышларга шушы фәннәрдән ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннарны яулап килүе ярдәм итте Гүзәл фортепьяно һәм скрипка сыйныфларында  да өстәмә белем алган, шулай ук төрле бәйрәмнәрдә, сабантуйларда катнашып үзенең талантын һәр яктан ачкан көчле  энергияле, тынгысыз укучы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International