Район мәдәният йорты ул көнне шат авазлардан, нурлы, елмаюлы йөзләрдән балкып торды. Гүзәл затларыбыз залга узганчы, аш-су осталары әзерләгән күргәзмәләр белән таныштылар. Быелгысы аның балык ризыкларына багышланган иде. Балыктан нинди генә ризыклар әзерләмәгәннәр алар. Һәрберсе зәвык белән бизәлгән, мине кап, мине кап дип ымсындырып торалар. Сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган күргәзмә– табыннарны тормыш иптәше Сәрия ханым белән карап йөргәндә муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы соклануын яшермәде. Елга, күлләре булмаган авыл җирлекләре дә балыкның нинди генә төрен тапмаганнар да, аннан нинди генә ризыклар әзерләмәгәннәр. Гүзәл затларыбызның осталыгы менә шушындый бәйгеләрдә күренә дә инде. Бәйге нәтиҗәләре бәйрәм тантанасы барышында игълан ителде. Иң күркәм, мул табын әзерләүче Актанышбаш авыл җирлеге гран-прига ия булды. Иң оригиналь балык ризыгы әзерләүче дип “Акчарлак“ кафесы табылды. Мәгариф оешмалары арасында Актанышның икенче мәктәбе– I, гимназия һәм беренче мәктәп– II, 80 нче һөнәр училищесы– III урынга, авыл җирлекләре арасында Күҗәкә– I, Әтәс– II, Уразай– III урынга, җәмәгать туклануы оешмалары арасында ресторан – I, “Алтын балык“ кафесы– II, “Мизгел“ III урыннарга лаек булдылар. Аларга истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды.
Бәйрәм тантанасы хатын-кызларыбызга соклану, аларны зурлаучы, мәдхия җырлаучы шигырьләр белән башланып китте. Алар залда утыручы хатын-кызларның иң нечкә күңел кылларын да тибрәтте. Быел Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлеге яуда безнең районнан да 19 гүзәл зат катнашкан. Бүген шуларның 10сы исән. Залда утыручы дүрт яугиргә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Энгель Нәвап улы барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме уңаеннан тәбрик итеп, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек, бәхетле, тыныч тормыш теләде.
Кайларда гына хезмәт куймый безнең хатын-кызларыбыз. Нинди генә хезмәт башкарсалар да, сыната торганнардан түгелләр алар. Елның 365 көненең бер генә көнен дә калдырмый, иртә таңнан торып эшкә ашыгучыларга хөрмәтебез аеруча зур. Районда 799 хатын-кыз авыл хуҗалыгы тармагында үзенең фидакарь хезмәтен куя. Бәйрәмдә 3-4 бала тәрбияләүче, уңган, тырыш, савымчы һәм терлекче гүзәл затларыбыз район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Әсрар улы тарафыннан макталдылар һәм сәхнәдә бүләкләнделәр.
Балаларыбызга белем бирүче, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүче укытучылар да хөрмәтләнде. Укытучы елында аларга авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләнде.
2008 елдан Россиядә мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә башлады. Бу көнне озак еллар бергә яшәүче, бер-берсенә тугры калган, мәхәббәтләрен саклый алган, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән парлар хөрмәтләнә. Бәйрәмдә безнең районда беренче мәртәбә, Яңа Әлем авылында гомер кичерүче Ринат Гаянов белән Тәхия Усмановага “Тугрылык һәм мәхәббәт“ символы медале, Мактау кәгазе һәм икесенә дә мәхәббәт символы булган ромашка значогы тапшырылды.
Әйе, хатын-кыз, ана– ул тормышны дәвам итүче. Җирдәге барча игелекләр һәм изгелекләр башында аналар тора. Һәркайсыбызның тәүге җылы хисләре әнисенә, гаиләсенә килеп тоташа. Илебездә бик күп аналарыбыз җәмгыятькә файда китерерлек, ил-көнне сөендерерлек ул-кызлар үстерә. Аларның фидакарьлегенә, рухи көченә, сабырлыгына, тырышлыгына кабат-кабат баш иярлек. Андыйлар бик күп.
Тантанада 2009 елда өченче, дүртенче бәбиләрен алып кайткан хатын-кызлар хөрмәтләнде. Җиде хатын-кызга Ана капиталы сертификаты тапшырылды. “Сабыйларыбыз тагын да күбрәк тусын, үлүчеләр әз булсын“– дип үз фикерен белдерде Э.Н.Фәттахов.
Районыбызда үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең артуы сөендерә. Шундый киң күңелле, изге җанлы гүзәл затларыбыз да телгә алынып, башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде.
Сәнгать мәктәбе укучылары, балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм-тамаша һәркем күңеленә хуш килде. Соңыннан мөхтәрәм хатын-кызларыбыз Салават Фәтхетдиновның концерт программасын карап хозурландылар.