Муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттаховның район халкына мөрәҗәгате

2009 елның 4 июле, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!
Коры торган һава шартлары безнең өчен, бигрәк тә авыл хезмәтчәннәренә бик үк уңай түгел. Явым-төшемнең аз булуы, яки бөтенләй булмавы игеннәр үсешен генә түгел, терлекчелекне кышкы чорга азык белән тәэмин итү буенча куркыныч хәлгә калдыра. Әлмәт якларында булып кайтырга туры килде. Әлмәт, Сарман, Мөслим районнары басуларын мөшкел хәлдә күргәч (үсемлекләр корып, көеп беткән), бездә әле Аллага шөкер икән, дип кайттым. Районыбыз басуларында күпмедер күләмдә яшел масса бар. Шуңа күрә ашыгыч вакыт аралыгында үзебездәге мөмкинлекләрдән файдаланып калырга һәм терлек азыгы хәзерләү эшенә барлык район халкын җәлеп итәргә кирәк дигән фикергә килдек.
Терлек – зур байлык. Инде ничә еллар бер-беребез белән аңлаша-аңлаша, кайбер вакытларда катгыйрак та сөйләшеп, малларның баш саннарын арттыру, шәхси хуҗалыкларда да аларны күпләп үрчетүне максат итеп куябыз. Бу максатка ирешү өчен мөмкинлекләребез җитәрлек. Әле безнең су басу зонасына кергән Тат.Әҗби, Рус Әҗби, Дербышка, Семиостров болыннары, Агыйделның аръягында, Минзәләнең бу ягында файдаланылмаган җирләребез резервта тора. Барлык халыкны яшел масса хәзерләүгә тартканда, корылык елында килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгарга исәп тота алабыз, дип уйлыйбыз.
Кызганыч, районның күпчелек хуҗалыкларында сусыл азык белән тәэмин ителеш бик аз. “Нива“, “Нур“, “Таң“, “Наратлы“, “Саф“ хуҗалыклары сенаж-силос белән үз-үзләрен тулысынча тәэмин итә алалар, дип ышандырып әйтә алмыйбыз.
Печәнне беренче кат чабып җыю эшенең ахырына якынлашып киләбез. Әмма ул узган ел әзерләнгән печәннең өчтән беренә кадәр дә җитми.
Берьеллык үлән, катнаш үлән басуларыбыз бар, ләкин алардан уңыш алуга гарантия биреп булмый. Кукурузга ел начар килмәгән кебек, ләкин алдагы көннәрдәге һава торышын белү, уңышны күзаллау мөмкин түгел. Күпьеллык үләннәрне тиз вакыт эчендә чабып алуга бар җирдә дә игътибар бертөсле түгел әле. “Ташкын“, Нур Баян исемендәге, “Чишмә“, “Нигез“, “Таң“, “Саф“, “Әнәк“ агрофирмасы хуҗалыклары бу юнәлештә кышка әзерлекне яхшы гына оештырсалар, “Нива“, “Башак“, “Эконом“да печән бик аз күләмдә генә хәзерләнде. Бу хәл безне борчый.
Азык хәзерләү эшен көнне-төнгә ялгап, җитди якын килеп оештырмасак, кышны борчусыз үткәрәчәгебезгә ышаныч аз. Күрәсез, көннәрнең коры торуы яшеллекне саргайтып бетерә бара, булган культураларның сирәгәюе, тиешенчә үсмәве күзәтелә. Шуңа күрә табигый болыннардан печән хәзерләүдә халыкның ярдәменә таянабыз.
Хуҗалыклар шәхси хуҗалыкларга печән тарата алмаска ихтимал, ә кешеләр инде чалгы тотып печән чабуын оныта башлаган иде. Быелгы елның үзенчәлекләрен искә алып, чалгыларны чүкеп, үткерләп, һәркем үзенә-үзе печән әзерләргә бурычлы, дип исәплим. Моңарчы чабылмый яткан болыннарда да хәрәкәт итәргә, яшел үләннәрне кышкылыкка әзерләргә тиешбез.
Саламның кадере китә башлаган иде, азыкка кытлык кичергән вакытларда аның файдасы зур икәнен беләбез.
Терлек азыгы хәзерләүне аз вакытта, сыйфатлы итеп башкару күп көч сорый, хөрмәтле райондашлар, сезнең бүген активлык күрсәтүегез, булышуыгыз бик мөһим.
Яфрак-печән хәзерләү буенча район үзәге оешмаларына, авылның социаль катлам кешеләренә планнар җиткерелде. Бигрәк тә яшь бозаулар өчен файдалы бу азыкны хәзерләүгә җитди караучыларга рәхмәтебез зур. Әйе, авыл җирлегендә яшәгән һәр кешегә, һәр хуҗалык санына карап, кычыткан, юкә, имән пиннекләре бәйләп тапшыру, тиешенчә саклауга кую, терлекләргә дару үләннәре запасын булдыру бик мөһим.
Корылыкның нәрсә икәнен өлкән буын кешеләре яхшы белә. Аны әле аңлап бетермәүче яшь җитәкчеләрнең хезмәтне оештырганда моңа игътибар бирүләрен сорыйбыз.
Хөрмәтле районыбыз халкы! Алга килеп туган хәлне дөрес аңлавыгызны сорар идем. Барлык көчләрне “бер йодрык“ка төйнәп, терлекчелекне кышлату өчен азык хәзерләүгә барыбыз да бердәм өлешебезне кертик. Табигатьтә туган сынауларда сынатмыйча, нык булып калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International