Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район башлыгы җитәкчелегендә бүген район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Белем йортларын комплектлаштыру, алдагы уку елына әзерлек барышы белән танышу, Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә – киңәшмәдә күтәрелгән көнүзәк мәсьәләләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы республикада киң җәелдерелеп, Актаныш муниципаль районында да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып барыла. 20 июль көнне Әҗәкүл, Куян, Түке һәм Солтангол авылларында яшәүче өлкәннәребез шушы бәхетле мизгелләрне кичерде.
6-9 июль көннәрендә районыбыз җирлегендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең беренче
яртыеллыгына нәтиҗә ясау һәм 2012 елның урып-җыю кампаниясенә тәгаенләнгән бурычларны билгеләү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган республикакүләм гамәли киңәшмә уңаеннан, районы башлыгы Э.Н.Фәттахов райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.