Сугыш ветераннарының тол хатыннарына йортлар тапшырылды

2012 елның 23 июле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы республикада киң җәелдерелеп, Актаныш муниципаль районында да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып барыла.

20 июль көнне Әҗәкүл, Куян, Түке һәм Солтангол авылларында яшәүче өлкәннәребез шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа 4 шәхси йорт ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, әлеге төзелешне башкарган “Радуга” ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Мөхәммәтов, җирлек башлыклары, йорт хуҗаларының туганнары, авылдашлары катнаштылар.

Йортларның берсе Актанышбаш җирлегенә караган Әҗәкүл авылында Нәҗибә Кәшбетдин кызы Латыйповага тапшырылды.

                                        

 1924 елгы Нәҗибә апаның язмышы җиңелләрдән булмый. 1965 елны ул Аештан Куян авылына килен булып төшә. Бөек Ватан сугышы ветераны, якты дөнья белән хушлашканына инде 10 ел тулган тормыш иптәше Мөхәммәтулла Латыйповка хатынлыкка килгәндә, Нәҗибә апа аның ятим калган 7 баласын җылы канаты астына ала. Тиздән гаиләдә уртак бала – төпчекләре Фәнзия дөньяга килә. Бүген Нәҗибә апа шул кызы тәрбиясендәгомер итә. Әҗәкүл авылында яшәүче Фәнзия ханым, программа нигезендә торгызылучы йортны үз авылларында салдыруга ирешә. Мәсьәләнең бу рәвешле чишелешеннән, йорт-бүләкнең эшләнеше, сыйфатыннан бар да бик канәгать.Актанышбаш җирлегендә төзеп тапшырылган бу йорт инде  икенчесе. Тагын бер өй Ирмәш авылында төзелеп ята.

                                        

Уразай җирлегенә караган Куян авылында гомер итүче Оркыя Шагали кызы Галиевага шундый ук йорт тапшырылды. Ул авылның иң өлкән апаларының берсе – аңа 90 яшь. 1942 елда Оркыя апа сугышка алына. Воронежда Сталинград фронтын саклыйлар, 510 нчы зенит артиллериясендә зенитчы булып хезмәт итә. 1943 елда демобилизациягә эләгеп, туган ягына кайта. Тыныч тормышта ул 1958 елга кадәр элеваторда хезмәт куя, соңрак Куян авылы почта бүлеген җитәкли. 40 елдан артык хезмәт стажы белән, шуннан ук лаеклы ялга чыга.

1947 елда Оркыя апа сугыш ветераны Габделхәй Абдуллин белән галә кора. Габделхәй абый инде күптән гүр иясе. Оркыя апа исә Яр-Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче кызлары Тәнзилә тәрбиясендә гомер кичерә.

                                        

Түке авылында яшәүче 88 яшьлек Сабира апа Галимова сугыш ветеранының тол хатыны буларак, чираттагы бүләк иясе. Алар хәләл җефетте Сабир абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызы Зөлфирә Галимова тәрбиясендә яши.

Иске Богады җирлегенә караган Солтангол авылында яңа бер йорт үз хуҗасын кабул итте. 1919 елгы Зәйнетдин Сәрвәров биш ел дәвамында ил иминлеген саклап, сугышта була. Яу кырыннан исән-сау кайтып, алар хәләле Сәлиха Солтанова белән 43 ел бергә тату гомер кичерәләр. Алты ул тәрбияләп үстерәләр. Зәйнетдин ага 1990 елда вафат була. Әлеге йорт –бүләкне уллары Муланур, киленнәре Кәүсәрия әниләрен биредә тәрбия кылырга дип һәм әтиләренең кадерле истәлеге  буларак  кабул итеп алдылар.

                                       

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев әлеге 4 йорт ияләренә котлау-теләкләрен җиткерде: “Авылларда яңа йортлар төзибез, димәк, җирлектә тагын бер матур, күркәм, әллә каян үзенә җәлеп итеп торучы йорт арта. Бу исә – авылны яшәтүгә тагын бер адым дигән сүз. Киләчәктә дә бу программа нигезендә йортлар салуны дәвам итәчәкбез. Актаныш муниципаль районы буенча барысы 450дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның тол калган хатыннары исән булып, аларның 404енең торак хәлләрен яхшырту программасы нигезендә, торак белән тәэмин итәбез. Бүген инде 336 ветеран яки аларның якыннарына йортлар тапшырдык. Район башлыгы исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезне ихластан яңа йортлы булуыгыз белән тәбриклим. Сез – сугышның иң авыр елларында төптән җигелеп, тормышны алып барган, төнне көнгә ялгап хезмәт куйган апалар, мондый бүләккә бик тә лаек. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Шушы йортта балаларыгыз, оныкларыгыз белән алга таба да куанып яшәргә язсын”, - диде Фаил Мисбах улы. Төзүчеләргә, “Радуга” ҖЧҖ эшчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International