Урып-җыю чоры кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген ачыклау чоры да ул. Актаныш районының “Чишмә”, “Нигез” басу-кырларында үскән икмәккә карап, күпне күргән ил картлары да тел шартлата.
Алтын келәм җәйгән төсле булып, офыкларга барып тоташкан тук башаклар әкрен җилдә тирбәлешеп, байлык-муллык җырын көйлиләр төсле.
Әлеге матурлык, ничә еллык тырыш хезмәт, эзләнүләр, өйрәнүләр, туктаусыз тәҗрибә, йокысыз төннәр нәтиҗәсе булып, күңелгә зур канәгатьлек ләззәте бирә. Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов “Тамыр” ҖЧҖ җитәкчесе Ильяс Мирзаянов һәм “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сәхәбетдиновлар озатуында чүп үләннәре белән чүпләнмәгән, чиста, мул уңыш вәгъдә итүче басуларны сокланып карап йөрде.

.jpg)


Әлеге хуҗалыкларда урып-җыю да оешкан төстә бара. “Тамыр” хуҗалыгында арыш һәм борчак җыю тәмамланган инде. Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Н.Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, урып-җыюда иң төгәл эшләүче дә нәкъ менә шул хуҗалык. “ЕС-1 еккычы белән Айдар Төхбәтуллин дигән механизатор басуга кереп китә, көненә 80-100 га басуны ега. 2-3 көннән җилләгән икмәкне комбайннар көнендә җыеп бетерә, артларыннан ук төп җир эшкәртү техникасы җыеп алынган мәйданны каралтып бара”, - дип, сөенеп тә, горурланып та сөйли алар хакында Н.Сәлимгәрәев. Игенчеләр мөмкинлек булганда вакыт белән дә исәпләшеп тормый. Алар өчен районда барлык төр матди кызыксындыру чаралары да кулланыла. Механизаторлар, комбайнчылар, машина йөртүчеләр, кыскасы, урып-җыюда иртә таңнан төнгә чаклы намус белән эшләүчеләр иң югары хезмәт хакын шушы айларда ала.
Белгечләр быел алдан ук уңышны гектарыннан 30 центнердан да ким булмас, дип фаразлаган иде. Республика буенча әлеге күрсәткеч бүген 18,7центнерны тәшкил итә. Актаныш районы хуҗалыклары исә уртача 31,7 центнер уңыш алалар. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә яңа сортлар сынау нәтиҗәсе дә бу. Арыш гектарыннан 37,9 ц., борчак - 26ц., бодай - 20 ц. уңыш бирә.