28 июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларның чыгарылыш кичәсен зурлап бәйрәм иттеләр. Күзләрендә шатлык-сөенеч катыш моңсулык чагылган кыз-егетләрне бәйрәм белән Актаныш муниципаль район башлыгы котлады:
- Чыгарылыш – шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. БДИ, башка имтиханнарны тапшырганнан соң, өстегездән йөк төшкән кебектер. Шуңа да мин, иң элек, сезне . укучылар, 11 сыйныфны тәмамлап, сынауларны уңышлы биреп чыгуыгыз белән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар, ак юллар телим.
Кеше эшле, килер акча керемле булырга тиеш. Мин сезгә үзегез сайлаган һөнәр буенча кыю хәрәкәт итүегезне теләр идем. Әмма кайда гына булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, онытмагыз – Актаныш – сезнең туган ягыгыз, төбәгегез. Монда тудыгыз, үстегез, белем алдыгыз, монда әти-әниләрегез, укытучыларыгыз. Туган туфрагын оныткан кешегә зур өметләр баглап булмыйдыр. Моны үзегез дә аңлыйсыздыр.
Бәйрәм белән!- Әлеге җылы сүзләрдән соң Энгель Нәвап улы мәктәп еллары дәвамында районның спорт, мәгариф, мәдәният өлкәсенә үзләреннән зур өлеш керткән түбәндәге укучыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды:
Актанышның 1 санлы мәктәбеннән Гүзәл Фарсыева, Тимур Габдуллин, Айзат Шәехҗанов, Искәндәр Мортазин, Динар Ахунов; Актанышның 2 санлы мәктәбеннән Миләүшә Зәкиева, Валерий Миңнегалиев, Мари-Суыксу мәктәбеннән Виталий Иделбаевлар.
Укучыларны бәйрәмдә ихластан тәбрикләп, район мәгариф идарәсе башлыгы В.М.Салихов алтын һәм көмеш медаль ияләренә әлеге зур бәя – медальләрне тапшырды. Шулай ук, спорт өлкәсендә уңышларга ирешүчеләрне район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев тәбрикләде. Мәдәният өлкәсендә үзләрен ача алган укучыларга изге теләкләрен район Башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе И.Бариев җиткерде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тантана ахырында дискотека оештырылды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.