Урып-җыюга старт бирелде

2012 елның 11 июле, чәршәмбе

Әле кайчан гына язгы кыр эшләре белән мәшгуль игенчеләр алдында бүген инде өлгергән икмәкне югалтуларсыз, технологик таләпләрне төгәл үтәп, җыйнап алу бурычы тора.

“Башак” ҖЧҖ дә 10 июль көнне хуҗалык җитәкчеләре, хуҗалыкларның баш белгечләре, механизаторлар,  комбайнчылар, фермерлар җыйналып, район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендә семинар үтте.

Бу күләмле чарада катнашучылар биш төркемгә бүленеп, хуҗалыкның басулары, тәҗрибә кишәрлегендә, амбар алдында, терлекчелек фермаларында булдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр: көзге чәчү алдыннан күпъеллыклар мәйданнарын эшкәртү технологияләре, культуралы үсемлекләрдә авырулар һәм корткычларга каршы көрәш, урып-җыю, техникалар белән тәэмин ителеш, һ.б. лар хакында мәгүлүмат, киңәшләрен бирделәр.

Район башлыгы Э.Фәттахов семинар барышында фикерләре белән уртаклашты: “Урып-җыю алдыннан ел саен шулай җыелып киңәшләшү безнең районда инде гадәткә кергән. Быел ул үзенчәлеклерәк төстә үтә. Чөнки 6-9 июль көннәрендә районыбызда узган республика семинарына без бик күп тәҗрибә туплап, үзебез өчен яңадан-яңа ачышлар ачып, саннар өйрәнеп, эшчәнлегебезгә кат-кат анализлар ясап, әзерләндек. Инде бу тупланган яңа тәҗрибәне үзебезнең авыл хуҗалыгы белгечләренә дә  күрсәтергә, уртаклашырга телибез. Шуңа күрә дә бүгенге төркемнәр республика семинары узган маршрут буенча үтә.

2012 елда да игеннәр бик матур булып өлгерде, безнең механизаторлар, игенчеләребез сынатмады, үзләреннән торганын эшләделәр. Хәзер арыш, борчак өлгерде, соңга калу – җинаять булыр иде. Шуңа күрә уракка төшәргә бүгеннән старт бирәбез. Районда 117 комбайн бар. Елга нәтиҗәләр ясаганда, уңган игенчеләребезгә К.Гарәпов премиясен дә бирәчәкбез. Мул игеннәрне түкми-чәчми җыеп алуда төп хезмәт комбайнчылардан тора”, — дип белдерде Энгель Нәвап улы.

Семинарга йомгак Яңа Әлем авылы мәдәният йортында ясалды. Төп чыгышны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International