Икәү булсаң, береңә киңәш ит, берәү булсаң, бүрегеңә киңәш ит. (татар халык мәкале)

2012 елның 11 июле, чәршәмбе

Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендә, бүген район  Башкарма комитеты җитәкчесе, урынбасарлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында  чираттагы киңәшмә узды.

Россия ЭЭМның  Актаныш районы буенча бүлек башлыгы Р.Мөхәммәтҗанов чыгышыннан күренгәнчә,  узган атнада район эчке эшләр бүлегенә 93 хәбәр кергән. Шулар арасыннан 12 — юл-транспорт һәлакәтләре, 71 — административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Хәзерге су коену сезонында бар кеше, аз гына вакыты булуга,  елга-күл буйларына агыла. Әмма, бар сулыклар да коену өчен яраклы түгел. Федераль янгынга каршы хезмәтенең ТР буенча 103 нче янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Р.Харрасов, җирлекләрдән су керү тыелган 12 урын  турында мәгълүмат бирде. Р.Харрасовның “Бу урыннарга су керергә ярамавы турында язулар куячакбыз”,-дигән сүзләренә каршы, район башлыгы Э.Фәттахов: “Язу белән генә проблема хәл ителми, башка чараларын табарга кирәк”, — дип җавап бирде. Р.Харрасов, шулай ук, урак вакытында  комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазланышына игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л.Хафизова үз чыгышында атна дәвамында район буенча барысы 10 эт тешләү очрагы һәм 4 җил чәчәге авыруын йоктыру очрагы турында хәбәр итте. Җирлекләрдә су чыганакларына санитар-эпидимиологик бәяләмә алу юнәлешендә хәрәкәтнең бик сүлпән баруын тәнкыйтьләде. Район башлыгы  исә урып-җыю чорында хуҗалыклар ашханәләренең эшчәнлеген даими тикшереп тору заруриятен искә төшерде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Гарипов 2012 елның беренче яртыеллыгында районыбызда алып барылган торак йортлар, социаль объектлар, юллар  төзелеше һәм капиталь ремонт, киләсе яртыеллыкта башкарыласы эшләр, бурыч-максатлар белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов үз чыгышын терлекләргә азык әзерләү мәсьәләләренә  кагылышлы саннар белән  башлап җибәрде. Бер шартлы терлеккә азык берәмлеге бүген районда 7,8ц туры килә. Печән, сенаж  әзерләү мәсьәләләренә тукталып, Дәниф Әсрар улы аерым хуҗалыклар буенча мәгълүмат бирде. Төп акча чыганагы булган сөт продукциясе күләме бу җәйдә кимемәгән, киресенчә, артып, бер сыерга 15 кг га якынлашкан. Әмма алда 30-35 градус эсселек, җәйге челлә көтә. Менә шул чорда да савым күләмен саклап калу өчен чарасын бүгеннән күрә башлау зарур. Димәк, малларның рационына аерым игътибар таләп ителә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйлаева 2012 елның 1 июленнән гамәлгә кергән 171 нче Федераль Закондагы үзгәрешләрнең үтәлешен тикшерү максатында, комиссия төзелеп, рейдлар оештырылачагы турында хәбәр итте.

Аппарат киңәшмәсен йомгаклап район башлыгы Э.Фәттахов, 6-9 июль көннәрендә Актаныш җирендә үткән республика семинарында районыбыз хакында ТР Президенты, министрларның, килгән кунакларның фикерләр белән таныштырды:  “Басу-кырларда гөрләп үскән игенне күреп, шаккатып, соклануларын белдерделәр. Районның кайсы гына почмагыннан килеп керсәң дә, тәртип, чисталык күзгә ташлана, аңа да нык игътибар иткәннәр. Барыбыз бер команда булып тупланып, алга бурыч-максат куеп тырыштык, шуңа күрә бар ниятләнгән эшләрне дә булдырдык,”- диде Энгель Нәвап улы, һәммә кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International