Актанышта ел саен яшьләр Сабантуен үткәрү инде матур традициягә әверелде. Студентлар җәйге сессияләрен тәмамлап, практикаларын үтеп бетереп, туган якларына, ниһаять, кинәнеп ял итәргә кайткач, зурлап, бар авыл яшьләрен җыеп оештырыла ул. Бу җәйдә 21 июль көнне, район Сабантуе урынында, кичкырын гына явып үткән җәйге яңгырдан соң сафланып калган табигать кочагында гөрләде бәйрәм.
Олысы-кечесе милли уеннарда катнашып (көрәш, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, кул көрәше, гер күтәрү, һ.б.), зур гына бүләкләр алып, район сәнгатькәрләре, авыллардан төшкән яшь яңа таланлы җырчылар-биючеләрне тамаша кылып рәхәтләнеп күңел ачтылар.


.jpg)
"Рәхмәт инде, нинди әйбәт Сабантуй әзерләгәннәр безгә. Аяклар авыртса да, мондый көнне өйдә утырып буламыни соң?” - шатлыгын уртаклашты өлкән апалар. Яшьләр Сабантуе дип аталса да, зурлар да аны бик үз итә шул.
Бәйге булгач, аның җиңүчеләре дә була. Көрәш ярышы балалар арасында ике авырлык категориясендә оештырылды:
1 урында – Раббани Нургалиев, Илдус Сафиуллин;
2 урында – Денис Миңнуллин, Фарис Хуҗин;
3 урында – Айнур Мирзаянов, Арсен Борһанов;
Яшьләр арасында көрәш батырлары:
1 урында – Рөстәм Нургалиев,
2 урында – Искәндәр Мортазин,
3 урында – Рамил Шәехов.
Кул көрәше буенча ир-атлар арасында
1 урында – Фәрһад Исмәгыйлов,
2 урында – Ильмир Нәбиев,
3 урында – Илһам Хәкимов;
Хатын-кызлар арасында:
1 урында – Рузилә Гарифуллина,
2 урында – Регина Мингалина,
3 урында – Ландыш Имамова.
Гер күтәрү буенча 1-2 урыннарны бертуган Ильмир һәм Илнар Нәбиевләр бүлеште. 24 кг лы герне Ильмир 40 тапкыр һавага чөйсә, Илнар, аңардан бергә генә калышып, 39 тапкыр күтәрде.
3 урында – Рузил Исхаков.
Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре, споорт һәм туризм бүлеге әзерләгән истәлек бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм төнге 11гә кадәр дәвам итте. Сабантуйдан соң яшьләр дискотега юнәлделәр.