Быел Актаныш районы буенча мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы укучылар саны 19 булган.
28 июнь көнне узган бар чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау кичәсендә аларны район мәгариф идарәсе башлыгы В.М.Салихов тәбрикләп, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Менә алар – уку алдынгылары:
Актанышның 1 санлы мәктәбеннән А.Шәехова, А.Сәяпова, Д. Әхтәмова, Ч.Зарипова, Л.Сәгыйдуллина, Г.Фарсыева;
Актанышның 2 санлы мәктәбеннән А.Габидуллина, И.Гыймазов, Л.Нәгыймова, Л.Сәлимҗанова, И.Фәттахова, Р.Ханова, Н.Шәрипҗанов, Р.Язитова;
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясеннән К.Әхмәдуллина, Д.Сафиуллина;
Пучы урта мәктәбеннән Алсу Мусина,
Татар Суыксуы мәктәбеннән А.Корбанова,
кадет мәктәбеннән И.Хәкимова.
Әлеге кыз-егетләр киләчәктә дә максатчан, тырыш булып, үз дигәннәренә ирешеп, тормышта үз урыннарын табарга, теләкләрен чынбарлык итәргә язсын!