Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район башлыгы җитәкчелегендә бүген район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Белем йортларын комплектлаштыру, алдагы уку елына әзерлек барышы белән танышу, Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә – киңәшмәдә күтәрелгән көнүзәк мәсьәләләр.
80 санлы һөнәри лицей директоры К.Вәлиева лицейда укучылар өчен тәкъдим ителүче һөнәри юнәлешләр белән таныштырды. Тракторист-машинист, повар-кондитер, сварщик, умартачы, электромонтер, штукатур-маляр, ташчы, тегүче, агрегат заводы өчен станок операторлары, ветеринар академиянең кластер системасы буенча укыту,һ.б. тормыш өчен бик кирәкле һөнәрләрне үзләштерегә ярдә итәләр биредә. “Техникум статусы алган очракта безгә килергә теләүчеләр тагын да артыр иде”,- ди Клара Разетдиновна. “Иң мөһиме – төркемнәрне бүгенге көндә ихтыяҗ булган һөнәр буенча туплау кирәк”, - дип белдерде район башлыгы Э.Фәттахов. –“Мисал өчен, бүген бездә төзелешләр күп, ә ташчы, плитә ябыштыручы, сылаучы-буяучылар җитми, шулай ук, эретеп ябышытыручыларга кытлык. Һәр оешма-предриятие белән индивидуаль сөйләшеп, килешеп, кемгә нинди белгеч кирәклеген ачыклап, оештырырга кирәк төркемнәрне. Укып бетергәч, бәхет эзләп читкә китәрлек булмасыннар өчен, бәлки, килешүләр төзербез. Урында эшләми икән, укыткан өчен тотылган чыгымнарны түләсеннәр”.
Кадет интернат-мәктәбе директоры И.Ялалов, Такталачык коррекцион мәктәбе директоры А.Хаҗиев, Актаныш гуманитар гимназия-интернаты җитәкчесе Р.Галимҗановалар үз мәктәпләрендә укучылар контингенты, саны, алдагы уку елына бурыч-максатлар хакында мәгълүмат бирделәр. Бүгенге көндә гуманитар гимназиягә укырга килергә теләүчеләрдән, конкурс нигезендә 7 сыйныфка 24, 8 сыйныфка 2 укучы кабул ителгән. Аларның 6сы – чит регионнардан, тагын 6 баланың гаризасы кергән. “Бүләк” җәйге лагерендә ял итүчеләр арасында бу өченче сменага Польшадан 15 кыз-малай килгән иде. Алар нигездә поляк яки инглиз телендә аралаша. Актаныш гимназиясеннән ял итүче балалар Польша кунаклары белән иркен сөләшә, дип билгеләп үтте үз чыгышында Р.Галимҗанова. Бу - гимназия эшчәнлегенә югары бәя дигән сүз.
Район мәгариф идарәсе башлыгы В.Салихов быелгы Бердәм Дәүләт имтиханнары һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА), аларга укучылар һәм укытучыларның әзерлек дәрәҗәсе, куелган таләпләр хакында анализ ясады.
Район башлыгы Э.Фәттахов киләсе уку елына, җылылык сезонына әзерлек, укучылар санына карап мәктәпләрне комплектлаштыру мәсьәләләре хакында сораулар бирде. “Башлангыч мәктәпләрдә 1 я 2 генә булса да укучы була, әти-әниләре балаларын авылда укытырга тели икән, ул мәктәп ябылмаячак. 9 еллык мәктәпләрдә укучылар санына карап фикер йөртербез”,- диде Энгель Нәвап улы, киңәшмәне йомгаклап.