6-9 июль көннәрендә районыбыз җирлегендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең беренче
яртыеллыгына нәтиҗә ясау һәм 2012 елның урып-җыю кампаниясенә тәгаенләнгән бурычларны билгеләү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган республикакүләм гамәли киңәшмә уңаеннан, районы башлыгы Э.Н.Фәттахов райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде:
“Бу чара - республикада иң зур семинар, иң зур мероприятие. Безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә. Республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә нык игътибар бирә. Әлеге семинарга республиканың бар җитәкчелеге, зур промышленность – предприятие директорлары килүе моны дәлилләүче фактор.
Семинар-киңәшмәнең бездә үтәчәген бер ел элек белә идек. Әзерлек эшләре дә бер ел элек алып барыла башланды. Нәтиҗәсе сөенечле - семинарның иң әһәмиятле, мөһим көне – 6 июльдә Президентыбыз тарафыннан Актанышта узган семинарга зур бәя бирелде.
Кунак кабул иткәч, аңа бар яклап әзерләнәсең. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен генә түгел, районның яшәешен дә , тәртибен дә бар яклап күрсәтергә тырышасың. Шулай да, авыл хуҗалыгы районы буларак, беренче чиратта аның төп күрсәткече - игенчелек. Районыбыз кунаклары – семинарда катнашучыларны районыбызның “Тамыр”, “Башак”, “Чишмә”, “Нигез”, хуҗалыклары аша үткәргәндә, Президент Р.Миңнеханов, Премьер-министр И.Халиков, авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов тарафыннан зур бәя алдык. “Республикада мондый басулар юк”,-дигән фикер әйтелде. Бу инде безнең хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләрнең, игенчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шул ук вакытта, район үзәге, андагы социаль объектлар, безнең Сабантуй урыны яки районыбыз чигеннән үк чисталыгы, тәртибе белән аерылып торучы юл читләре, юл буе агачлары, андагы басуларның торышына карап, сокланып, күпләр рәхмәт әйтеп киттеләр.
Мин үзебезнең район халкы алдында күпмедер күләмдә гафу да үтенәм. Соңгы айларда тудырган мәшәкатьләр, өстәмә хезмәтләр өчен. Әмма, без барыбыз бер команда. Район үзәгендә дә , авылларында да, юл кырыйларында да бергә тупланып, бергә эшләдек. Шушы районда туганбыз, үскәнбез, монда яшибез икән, безнең район турында уңай яктан фикерләр әйтәләр икән, бу һәммәбезнең уртак хезмәт җимеше.
Шуңа күрә, барлык райондашларыбызга да ихлас зур рәхмәтемне җиткерәм. Исән-имин, сәламәт булыйк. Киләчәктә дә шулай бергә тупланып, матур итеп, эшебезне алып барыйк.
Рәхмәт сезгә!
Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттахов.”