ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ЗАГС ның Актаныш бүлегендә Данир Вәлиевка туу турында таныклык тантаналы рәвештә 1 октябрьдә тапшырылды
 Халыкара өлкәннәр көнендә бәйрәм чаралары районда иртә белән башланып китте. Сәгать 8 дән район үзәгендә,  шулай ук Пучы һәм Татар Суыксу авылларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлады

30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Аеш җидееллык мәктәбен 1959-1960 елларда тәмамлаган укучылар призына “Алтын көз” кроссы 29 сентябрьдә  Аеш авылында беренче тапкыр үтте. Ярышларның төп оештыручысы булып шушы авылда  туып үскән, марафон буенча СССРның спорт остасы, РСФСР халыкларының 6 нчы спартакиадасы җиңүчесе Фирдәвис Шәемов булды.

29
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
28-29 сентябрьдә  Актанышта “Лачын” боз – спорт сараенда 1998 нчы елгы яшь спортчыдар арасында Рәсәй беренчелеге кысаларында  безнең яшь хоккейчылар Чувашиянең Новочебоксарск шәһәре “Сокол” командасы белән очраштылар.

27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Иртәгә, 28 сентябрьдә, Актанышта агач утырту буенча өмә үткәрелә.

Муниципаль район башкарма комитетының социаль яклау бүлеге 1 – 10 октябрьдә үтәчәк ункөнлек уңаеннан  чаралар планын тәкъдим итә :

 «Татар – информ» ИА лыгы  хәбәр иткәнчә, безнең якташыбыз Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәтенең тагын бер вице-премьеры булды.  Ул параллель рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкли.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Инде традициягә әверелгән район Яшьләр форумы алтынчы тапкыр 21 – 22 сентябрьдә Актанышта узды. Аның төп максаты булып яшь белгечләрне актив ял иттерү, тәҗрибә  уртаклашу, яшьләрне туплау тора.
Узган атнада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев үткәргән киңәшмәдә Актанышта район үзәген тулысы белән үз эченә алган автобус маршрутын ачу мәсьәләсе каралды

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан кроссы Актанышта катнашучыларның күплеге белән аерылып торды, анда укучылар, студентлар, төрле оешмаларда эшләүчеләр, җитәкчеләр, ветераннар катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International