Халыкара өлкәннәр көнендә бәйрәм чаралары районда иртә белән башланып китте. Сәгать 8 дән район үзәгендә, шулай ук Пучы һәм Татар Суыксу авылларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлады.
Социаль объектларны бәйрәм көннәрендә тапшыру районда матур бер традициягә әверелде. Бу көн такталачыклылар өчен аеруча истәлекле булды. Монда район үзәк район хастаханәсенең табиблык амбулаториясе ачылды. Ул Татарстанда медицина учреждениеләрен ныгыту буенча республика программасы кысаларында төзелде. Тантанада катнашучы муниципаль район башлыгы Фаил Камаев бу амбулаториянең районда дүртенче булып ачылуын билгеләп үтте. Әлеге медицина учреждениесенең гасырлык тарихы бар. Ул 1917 елгы революциягә кадәр төзелеп, заманында Башкортстан һәм Удмуртиянең якын-тирә районнарына да медицина хезмәте күрсәткән. Тантананың кунагы- Татарстан Республикасы Культура министрлыгының идарәчесе Кадрия Идрисова тантанада катнашучыларны бәйрәм белән җылы котлады һәм хастаханә коллективының традицияләргә тугрылыклы булып калуын теләде, монда урнашкан “Аккош” профилакториенә дәваланырга хәтта Башкортстанның Янгантау авылы тирәләреннән килгән чаклар булуын искәртте