ЗАГС ның Актаныш бүлегендә Данир Вәлиевка туу турында таныклык тантаналы рәвештә 1 октябрьдә тапшырылды. ЗАГС ның Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхамадиева бәхетле әти-әниләр Ленар һәм Инзилә Вәлиевларга улларының туу турында таныклыгын тапшырды,бу гаиләгә мул, тыныч тормыш, улларын шатлыкта үстерүләрен теләде. Ә район буенча быел барлыгы 223 бала туды