Актанышта – яңа автобус маршруты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Узган атнада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев үткәргән киңәшмәдә Актанышта район үзәген тулысы белән үз эченә алган автобус маршрутын ачу мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәлә гражданнар тарафыннвн күптән күтәрелә иде. Чөнки ата – аналар балаларын мәктәпкә, бакчаларга йөртүдә зур кыенлыклар кичерәләр. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан “Актаныш АТП” ААҖ енә 1 октябрьгә бу автобус маршрутын ачу бурычы куелды. Хәзер предприятие җитәкчелеге автобус паркын ныгыту, булачак маршрутны өйрәнү эшен алып бара. Аерым алганда, әлеге маршрутта рейсларны  көнгә 3 тапкыр – иртән 07.00 һәм 07.30 да, көндез 11.30 һәм 12.30 да, кичке якта 16.05 һәм 17.05 тә чыгару күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International