ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

1998 елгы яшь спортчылар арасында барган Рәсәй беренчелеге кысаларында Актанышта “Лачын” боз  - спорт сараенда булган очрашуда Саранск шәһәренең “Мордовия” командасы безнең хоккейчыларга әллә ни каршылык күрсәтә алмады – 21 сентябрьдә булган матчта исәп 10:3 булса, кичә исәп 3:1 булды


20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Иртәгә, 21 сентябрь көнне Актанышка 1998 нчы елгы яшь спортчыдар арасында Рәсәй беренчелеге кысаларында очрашу өчен Саранск шәһәренең “Мордовия” командасы килә.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Күп тапкырлар республика батыры,  көрәш буенча спорт остасы Марсель Гыйлаев истәлегенә көрәш ярышы 18 сентябрьдә Актанышта бишенче тапкыр үтеп, анда 1995 елгы һәм аннан да зуррак 133 укучы катнашты.
«Агыйдел» дәүләт  җыр – бию ансамбле 20 сентябрьдә үзенең тәүге сезонын Актанышта башлап җибәрә

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Районда туфракны төп эшкәртү 31 мең гектарда башкарылган, бу эшкәртеләсе мәйданның 63,3 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе. Ә менә “Нигез” хуҗалыгы механизаторлары бу эшне районда беренче булып башкарып чыктылар

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды, аның максаты – наркотикларга булган ихтыяҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Актанышта муниципаль район советының XXXчираттан тыш утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин.Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов,  ТР Президенты аппараты, Дәүләт Советы , Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Кичә Россиядә Бердәм  сайлаулар көне үтте. Ә районыбызда өстәмә сайлаулар Актаныш авыл җирлегенең №1, Аеш авыл җирлегенең №5 һәм Кәзкәй авыл җирлегенең №3 бермандатлы сайлау округларында үткәрелде.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Район Башкарма  комитетының  утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең XXIконференциясе булып, аның көн  тәртибендә бер мәсьәлә –“Татарстан төбәк бүлегенең XXIпартия конференциясенә делегатлар сайлау” каралды

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә  Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә  Белем бәйрәмендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International