Делегатлар сайланды

2013 елның 6 сентябре, җомга

Район Башкарма  комитетының  утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең XXI конференциясе булып, аның көн  тәртибендә бер мәсьәлә –“Татарстан төбәк бүлегенең XXI партия конференциясенә делегатлар сайлау” каралды. Утырышны Актаныш җирле бүлегенең секретаре, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы  Фаил Камаев алып барды. Делегатлар Татарстан төбәк бүлегенең XXI партия конференциясенә муниципаль район советы аппарат җитәкчесе Айрат Кәрамовны һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариевны сайлау турында бертавыштан карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International