Өстәмә сайлаулар үтте

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Кичә Россиядә Бердәм  сайлаулар көне үтте. Ә районыбызда өстәмә сайлаулар Актаныш авыл җирлегенең №1, Аеш авыл җирлегенең №5 һәм Кәзкәй авыл җирлегенең №3 бермандатлы сайлау округларында үткәрелде. Хәзерге сайлау кампаниясенең үзенчәлеге шунда ки, алар яңа вакытта үткәрелә. Элек муниципаль сайлаулар 2 тапкыр- мартта һәм октябрьда  үткәрелә иде. 2013 елдан башлап бары тик 1 тапкыр – сентябрьнең икенче якшәмбесендә үткәрелә. Шулай ук сайлауны беренче тапкыр 5 елга сайланган даими эшләүче участок сайлау комиссияләре үткәрде. Актаныш муниципаль районы территориаль  сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләре беркетмәләре нигезендә югарыда күрсәтелгән  авыл җирлекләрендәге сайлауларны закон таләпләренә туры килерлек итеп үткән дип тапты. Нәтиҗәдә муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе  Фаил Камаев Актаныш авыл Советына,  “Нигез” ҖЧҖ нең МТП мөдире Илдус Закиров Аеш авыл Советына, Актаныш БЯСМ тренеры Галимҗан Мансуров Кәзкәй авыл Советына депутат булып сайландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International