ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем бәйрәмендә катнашты. Ул барлык укучыларны, укытучыларны, ата- аналарны Белем бәйрәме һәм Яңа уку елы белән котлады, ”Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында мәктәпкә 25 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәтте, беренче сыйныфка керүче 2 укучыга мәктәп кирәк –яраклары белән сумка бүләк итте. Тантанада катнашучы Актаныш муниципаль районы Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев үз чыгышында шушы мәктәпне тәмамлаган укучы ТР Премьер- министры урынбасары вазифасын башкару дәрәҗәсенә җиткән икән, бу мәктәптә укып тормышта кайда да урын табып була дип белдерде, мәктәпкә кыйммәтле бүләк тапшырды. “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сахабетдинов үз чиратында мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләвен билгеләп үтте, рәхмәт йөзеннән мәктәп коллективына 10 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәтте, хуҗалыкка зур ярдәм иткән 6 укучыга акчалата премия бирде. Укучылар ата-аналарга , кунакларга төрле бәйрәм чаралары күрсәттеләр.
.jpg)