Марсель Гыйлаев истәлегенә көрәш ярышы үтте

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Күп тапкырлар республика батыры,  көрәш буенча спорт остасы Марсель Гыйлаев истәлегенә көрәш ярышы 18 сентябрьдә Актанышта бишенче тапкыр үтеп, анда 1995 елгы һәм аннан да зуррак 133 укучы катнашты. Актанышның 1 урта гомумибелем бирү мәктәбе көрәшчеләре 12 үлчәү категориясенең  4сендә җиңү яулап, урта мәктәпләр арасында 1 урынга ия булдылар. Ә Богады төп белем бирү мәктәбе командасы үз тиңнәре арасында җиңү яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне танылган батырның хатыны Әлфия һәм улы Айдар Гыйлаевлар тапшырды,


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International