Актанышта муниципаль район советының утырышы булды

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Актанышта муниципаль район советының XXXчираттан тыш утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин.Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов,  ТР Президенты аппараты, Дәүләт Советы , Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Сессиядә иң беренче чиратта район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салиховның 8 сентябрьдә узган өстәмә сайлаулар  турында белдерүе тыңланды. Нәтиҗәдә Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Актаныш авыл советы депутаты, ә кичә узган сессиядә Актаныш авыл җирлеге башлыгы булып сайланган. Ә утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул бүген район өчен иң мөһим мәсьәләне хәл итәбез, район башлыгын сайлыйбыз дип билгеләп үтте Һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның фикерен җиткерде. “Без читтән әллә кемне эзләп тормадык. Фаил Камаевның бу эшкә тулы тәҗрибәсе бар. Сез дә аның кандидатурасын якларсыз дип ышанам”,- дип белдерде ТР Дәүләт Советы рәисе. Депутатлар бертавыштан Фаил Камаевны муниципаль район башлыгы итеп сайларга дип карар кабул иттеләр. Шулай ук утырыш карары белән муниципаль  район башкарма комитет җитәкчесе вазифалары  вакытлыча район башкарма комитет җитәкчесенең инновацион үсеш буенча урынбасары Илнар Фәттаховка  йөкләнде һәм бу вазифага конкурс игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International