Актанышта «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” айлыгы башланды

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Бүген «Без тормыш өчен тавыш бирәбез!” гомумреспублика айлыгы башланды, аның максаты – наркотикларга булган ихтияҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару. Акцияне 2 ел үткәрү чорында Татарстан җирлегендә 1,5 тоннадан күбрәк, шуның эченнән 230 килограмнан артык героин алынды. Төрле наркотикларны китерү каналлары ябылды, бу үз чиратында аңа булган ихтыяҗны киметергә ярдәм итте. Әммә бу өлкәдә хәл республикада катлаулы булып кала бирә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан наркологик диспансерында  бүген 17 мең чамасы татарстанлы, шул  исәптән безнең районның 2 кешесе ,исәптә тора. Айлык кысаларында районда күп төрле профилактик һәм оператив –эзләнү  чаралары үткәреләчәк, аерым игьтибар уку оешмаларына бирелә, аларда тематик лекцияләр, ачык дәресләр һәм очрашулар үткәрү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International