«Нигез»леләр туфракны төп эшкәртүне төгәлләделәр

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Районда туфракны төп эшкәртү 31 мең гектарда башкарылган, бу эшкәртеләсе мәйданның 63,3 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе. Ә менә “Нигез” хуҗалыгы механизаторлары бу эшне районда беренче булып башкарып чыктылар,. Нур Баян исемендәге, ”Наратлы”
 хуҗалыклары,”Актаныш”агрофирмасы – төгәлләү алдында. Бу мөһим агротехник чараны 1 октябрьгә кадәр төгәлләр өчен, районда  һәр көнне кимендә 1500 га җир эшкәртергә кирәк. Хуҗалыкларның баш белгечләре белән кичә үткән киңәшмәдә нәкъ менә шул турыда җитди сүз барды, һәр хуҗалыкка конкрет бурыч куелды. Хуҗалыклар алдында торган тагын бер мөһим бурыч – туфракның сөрү катламын тирәнәйтү, ул кимендә 15 мең га мәйданда башкарылырга тиеш, бу эштә “Эконом”, “Нива” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы өлгерлек күрсәтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International