Инде традициягә әверелгән район Яшьләр форумы алтынчы тапкыр 21 – 22 сентябрьдә Актанышта узды. Аның төп максаты булып яшь белгечләрне актив ял иттерү, тәҗрибә уртаклашу, яшьләрне туплау тора. Форумның эше районның Җәмигъ мәчетендә башланып китүе дә аерым бер әһәмияткә ия . Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре белән очрашу яшьләргә районда социаль – экономик мәсьәләләрне хәл итүнең торышы, районның үсеш перспективалары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Шулай ук,”Агыйдел” дәүләт җыр – бию ансамбленең тәүге концертын карау, яшүсмерләр арасында Рәсәй беренчелегенә хоккей буенча ярышны тамаша кылу яшьләребездә зур кызыксыну уятты. Быелгы форум чараларның төрлелеге белән аерылып торды