Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

2013 елның 27 сентябре, җомга

Муниципаль район башкарма комитетының социаль яклау бүлеге 1 – 10 октябрьдә үтәчәк ункөнлек уңаеннан  чаралар планын тәкъдим итә :

1.       Хуҗалык, оешма-предприятие һәм мәктәпләр катнашында Актанышта, аскы Актанышта, Пучыда ярминкә үткәрү – 1 октябрь.

2.       Социаль реклама кырын тулыландыру, “Өлкәннәр көне белән!” баннеры эшләү – 1октябрьгә кадәр.

3.       .Ялгыз һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең тормыш шартларын өйрәнү, өйләрендә булу. Урын өстендә ятучы өлкәннәргә медицина каравы үткәрү өчен табибларның урыннарга чыгуын оештыру – 1-10 октябрь.

4         .”Балкыш” бәйгесе финалында катнашучыларны Казан шәһәренә гала-концертка баруын оештыру – 1 октябрь.

5         Җирлекләрдә эшләп килүче ветераннар оешмалары рәисләре һәм район ветераннар советының президиум әгъзаларының район җитәкчеләре белән очрашуы – 2 октябрь.

6         Өлкәннәр арасында кул эшләренә ”Күңел җылысын биреп” район бәйгесен үткәрү –декада дәвамында.

7         Үзешчән сәнгатькәрләрнең “Асылташ” район бәйгесен үткәрү - декада барышында.

8         Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү - 2-3 октябрь.

9         Район тарихында аеруча хезмәт күрсәткән ветераннар белән мәктәпләрдә очрашулар – 2-3 октябрь.

10     Пучы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәрне хөрмәтләү, мәдәният хезмәте күрсәтү – 7 октябрь.

11     Медицина, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән өлкәннәрне борчыган мәсьәләләрне сорау-җавап рәвешендә уртага салып сөйләшү – 4 октябрь.

12     Шахмат турниры үткәрү – 7 октябрь.

13     Кичке уен оештыру – 8 октябрь.

14     “Ничек яшисең, мөслимә?” – тематик очрашу – 8 октябрь.

15     Өлкәннәр спартакиадасы – 9 октябрь.

16     Социаль куркыныч төркеменә керүче балалар-волонтерлар катнашында”Көзге мәшәкатьләр” акциясе үткәрү.

17     Ялгыз өлкәннәргә йортларын, каралты-кураларын кышкы чорга әзерләүдә өстәмә хезмәтләр күрсәтү: йорт яннарын җыештыру, өй җыештыру, бакча эшләрен башкару – декада дәвамында.

18     Өлкәннәр көне уңаеннан “Актаныш таңнары” газетасында махсус чыгарылыш әзерләү – декада дәвамында.

19     “Күңел җылысын биреп” ; “Асылташ” бәйгеләренең йомгаклау өлеше – 10 октябрь.

20     Машина йөртү буенча осталык бәйгесе – 3 октябрь.

21     Болгарга сәяхәткә бару – декада барышында.

“Актаныш таңнары” № 73, 27 сентябрь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International