Иртәгә, 28 сентябрьдә, Актанышта агач утырту буенча өмә үткәрелә. Бу көнне агач үсентеләрен күпләп утыртуга район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыга. Әҗәкүл һәм Ирмәш авыллары арасындагы юл буенда, Җиңүнең 50 еллыгы ис. урамда, район Сабантуе урынының зур мәйданында, шулай ук, төп дамба тирәсендә 5000гә якын агач утырту күздә тотыла