Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәтенең тагын бер вице-премьеры булды

2013 елның 27 сентябре, җомга

 «Татар – информ» ИА лыгы  хәбәр иткәнчә, безнең якташыбыз Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәтенең тагын бер вице-премьеры булды.  Ул параллель рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкли. Хәзер ТР Хөкүмәте башлыгының 7 урынбасары бар. 26 сентябрьдә IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү турында килешенде.Аның кандидатурасын ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков тәкъдим итте. “Сез барыгыз да Энгель Нәваповичны зур эшчәнлек тәҗрибәсенә һәм югары оештыру мөмкинлекләренә ия, нык характерлы кеше буларак беләсез. Ул озак вакыт дәвамында республиканың Актаныш районын җитәкләде, иң яхшы җитәкчеләрнең берсе булды. Социаль мәсьәләләрдә, шул исәптән, мәгариф мәсьәләләрендә яхшы эш итә”, - дип бәяләде Э.Фәттаховны ТР Премьер-министры.“ТР Премьер-министры урынбасары статусы республиканың барлык министрлыкларының һәм ведомстволарының координациясен һәм багланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. ТР мәгариф һәм фән министрын вице-премьер итеп билгеләү мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне дәүләт ярдәмендә җайга салуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсен ныгыту ахыр чиктә дәүләтнең мөһим функциясен тормышка ашыруда уңай чагылыш табачак”, - дип билгеләде Илдар Халиков.Исегезгә төшерик: ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләү турындагы Указ июльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.Депутатларның барысы да тәкъдим ителгән кандидатура өчен тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International