Аеш җидееллык мәктәбен 1959-1960 елларда тәмамлаган укучылар призына “Алтын көз” кроссы Аеш авылында беренче тапкыр 29 сентябрьдә үтте. Ярышларның төп оештыручысы булып шушы авылда туып үскән, марафон буенча СССРның спорт остасы, РСФСР халыкларының 6нчы спартакиадасы җиңүчесе Фирдәвис Шәемов булды.Көннең салынкы булуына карамастан, катнашучылар иртүк авылның Җәмәгать үзәге янына җыела башладылар, 9 сәгатьтә инде ярышларны тантаналы ачу булды. Йөгерү урыны авыл урамнары буйлап 500м, 1000м һәм 1500 метр арага салынган. Ярышларны иң кечкенәләр башлап җибәрде, аннан соң яшьләре буенча төркемнәргә бүленеп башкалар да көч сынашты. Җиңүчеләргә медаль , диплом һәм призлар бирелде. Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр арасында Фирдәвис Шәемовның классташы Мәүгидә Ахметдинованың бертуганының 2 оныгы да бар иде. Мәүгидә ханым үзе дә гомер буе физкультура, спорт белән шөгыльләнгән, хәзер дә 10-15 км араны йөгереп уза. Ә иң кызыгы шунда ки, бу ярышта берәү дә бүләксез калмады, барлык катнашучыларга да мактау грамоталары, призлар бирелде. Иң кечкенәләргә һәм күп балалы гаиләләрдәге 3 укучыга махсус бүләк тапшырылды. Ярышларның баш хөкемдары, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Галимҗан Мансуровның сүзләренә караганда, аның бер ярышта да мондый хәлне күргәне булмаган. Ярышта катнашучылар зур канәгатьләнү хисе белән таралдылар, авылда бу бәйрәмнең дәвамлы булуын теләделәр.