ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Авылларда үстек, без авылга

Хаклы мәдхияләр җырларга...

    15 апрель көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында Регионара балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале үтте. Конкурста Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Яр Чаллы, Дүртөйле районнарыннан 173 эш каралган. Безнең мәктәпнең 3класс укучысы Адиева Фирүзә 1 урын, шул ук класстан Шәймәрдәнова Айгөл 2 урын алып, грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар. Җитәкчеләре-Шәймөхәммәтова Э.Г. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!.

 

16 май көнне мәктәбебездә “Балаларны саклау көне” дигән комплекслы чара узды.

 

17 май көнне Актаныш технологик техникум базасында районыбыз гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 класс укчылары арасында “Профдебют”профессиональ конкурсы булды. 

Татарстанда бердәнбер булган Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты яңа 2018-2019 нчы уку елына V һәм VII сыйныфка баручы укучыларны гимназиягә укырга чакыра. 

16-17 май көнне  гимназиядә Бөтендөнья укучылар кубогының (World Scholars’ Cup) Актаныш раунды узды. Бу бер үк вакытта ярышның Бөтенрәсәй раунды да булып тора, чөнки Рәсәйдә ул бары Актанышта гына. Кубокта Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 22 команда катнашты.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кәзкәй авылы китапханәсендә ай дәвамында "Буккроссинг. Тере китап киштәсе" эшли башлады. Авылдан Мэзлумә Насретдинова, Голнур Фардиева, Әлфия Файзуллиналар китапханәгә 200 дән артык данә китаплар бүләк иттеләр. Китаплар арасында әдәби әсәрләр, төрле фән тармаклары буенча әдәбият бар. Әлеге чарага балалар да кушылды. Киштәгә куелган китапларын алмашып укыдылар.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 15 май - гаилә көне уңаеннан  район бала тудыру йортында нарасыйларга тантаналы төстә туу таныклыклары тапшырды. 

19 май  көнне  Актаныш район мәдәният йортында «Халкым хәзинәсе»  авылдашлар  җыены фестиваль-конкурсының  йомгаклау чарасында ял кичегезне күңелле һәм файдалы үткәрергә рәхим итегез!


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су биологик ресурсларын саклау, үрчетү, уылдык чәчүне уңайлы уздыру максатында “Балык – булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру буенча акцияләр башланды. Ул 11 майдан алып 20 майга кадәр Татарстанның  тугыз  районында  - Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай районнарында уза. Актанышта әлеге акция 12 майда Татар Ямалы җирлегендә урнашкан “Нептун” балыкчылык җәмгыятендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International