Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта 15 май көнне Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә катнашып, лауреат һәм җиңүче дәрәҗәсенә лаек булган укучыларны хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Айлар солтаны – Рамазан шәриф килеп җитте. Бу ай бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Көтеп алган беренче тәравих намазын 15 нче май көнне мәчетләрдә ястү намазыннан соң укыячакбыз. 16 май көнне уразага керәчәкбез.
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Рамазан аенда чиксез бәхет-сәгадәт биргәне, ураза тоту, намаз һәм догалар уку, изге гамәлләр кылуны фарыз иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә безнең ихлас хәмед һәм шөкраналарыбыз ирешсә иде.
1882 елның 24 март көнендә Берлинда табиб Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микроб хакында ачыш ясавын игълан иткән. Хәзерге заманда да бу йогышлы авыру кешелек өчен зур зыян китерә. Үлемгә китерүче йогышлы авырулар арасында, ВИЧ һәм СПИДтан кала, туберкулез – икенче урынны алып тора. Туберкулез белән авыручыларның яртысы – тәмәке тартучылар.
14 май көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде.
4 нче май көнне Чөгәнә авыл клубында «Халкым хәзинәсе» дип исемленгән Актанышбаш авыл җирлегенең авылдашлар җыены узды. Очрашуда күренекле шәхесләребез жырчы Газинур Мулланур улы Фарухшин, Россиянын атказанган архитекторы Фирдәвис Гәйнетҗан улы Ханов , композитор, атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Әхнәф улы Хабибуллин, атказанган мәдәният хезмэткәре Мирзанур Муллланур улы Фарухшин катнашты.
12 май Кәзкәй мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, җирлекнең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы белән берлектә "Яз сулышын тоям авылымда" исемле авыл коне үткәрелде.
Румынияның башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә "Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия"ның 7 сыйныф укучылары III урынны яулады.