Рамазан ае башлану уңаеннан Актаныш район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның мөрәҗәгате

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Айлар солтаны – Рамазан шәриф килеп җитте. Бу ай бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Көтеп алган беренче тәравих намазын 15 нче май көнне  мәчетләрдә ястү намазыннан соң укыячакбыз.  16 май  көнне  уразага керәчәкбез.

   Мөхтәрәм җәмәгать,  ошбу рәхмәтле айда уразаларыбызны тотыйк, гамәл – гыйбадәтләрне күбрәк кылыйк, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузыйк, аларны фитр, зәкәт сәдакаларыбыз белән сөендерик.

   Шул уңайдан,  Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләре ифтар ашлары үткәpүдә катнашырга чакыра. Мәчетләребездә бәйрәм рухы, хәләл ризык, хәзрәтләребезнең вәгазьләре күңелләрегезгә хуш килер дип ышанабыз. Аллаһ Раббыбыз шушы ифтар ашларын уздыручылардан да, анда катнашучылардан да разый булсын.

Рамазан – Коръән иңгән ай. Ошбу айда Аллаһ китабын -  Коръәни Кәримне гадәттәгедән күбрәк укыйк, Коръән нурлары белән күңелләребезне нурландырыйк!

Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбыз бәрәкәтендә тормышларыбызны тагын да  мулрак, хәерлерәк итсен, изге ниятләребезгә ирештерсен!

Мәчетләребезгә  рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International