Авыл көне

2018 елның 15 мае, сишәмбе
Бәйрәм чарасы клуб каршындагы балалар мәйданчыгында театралләштерелгән тамаша белән башланып китте. Монда кунаклар милли ризыклардан авыз итте, кайнар чәй белән сыйланды. Бәйрәм кунакларын клубның фойе өлешендә борынгы татар өе күренеше каршы алды. Шунда ук авылыбызның тарихын, күренекле кешелләрен, шагыйрәбез Әлфия Ситдыйкова иҗатын чагылдырган "Туган җирем - гүзәл ягым" дигән  китап күргәзмәсе, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның нәсел шәҗәрәсе дә урнаштырылган иде. Бәйрәм концерты гармунчылар чыгышы белән башланып китте.Гармунчылардан соң сәхнәгә  авыл китапханәсендә эшләп килүче  "Сердәш" интереслар клубына йөрүче хатын-кызларыбыз көче белән әзерләнгән халкыбызның борынгыдан килгән "Кич утыру" йоласы күрсәтелде. Концерт авылда яшәүче һәм читтә гомер итүче талант ияләренең җыр-моңнары белән дәвам итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон Мусин, Яр Чаллы шәһәренең "Кыйбла" җыр театры җырчысы Илдус Газизов, Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче "Замана" ансамбленең (ансамбльнең 3 солисты үзебезнең Адай авылы егетләре)  чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте. Бәйрәмнең  мөхтәрәм  кунагы С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова үзенең хисләре белән уртаклашып, шигырьләрен укыды. Бәйрәм чарасы халкыбыз күңелендә матур тәэсирләр калдырып  тарих битләренә язып куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International