Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта 15 май көнне Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә катнашып, лауреат һәм җиңүче дәрәҗәсенә лаек булган укучыларны хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Әлеге чара, традиция буларак, быел җиденче тапкыр уздырыла. Бәйгенең колачлары елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта бара. Бу елда Гамил Афзал фестиваленә барлыгы 173 эш кабул ителде. Шуларның 16 сы Минзәлә, 12се Мөслим, 7се Башкортстан Республикасының Дүртөйле райоы, 5 се Сарман, 2се Чаллы шәһәреннән килгән эшләр. Әлеге эшләр өч яшь категориясенә бүленеп, компетентлы жюри тарафыннан I-IV сыйныфлар арасында – 64, V-VIII сыйныфлар арасында – 78, IX-XI сыйныфлар арасында 31 эш каралды һәм тикшерелде.
Быелгы фестивальдә исә, башка еллардан аермалы буларак, эшләр бары тик ике номинациядә чагылыш таптылар: “Поэзия – лирик шигырь” һәм “Тарихи хикәяләр”. Эшләрнең уңышлы булуы жюри әгъзаларын гына түгел, фестивальнең мәртәбәле кунагы булган Мөхәммәт Мирзаны да таң калдырды. “Укучылар тарафыннан иҗат ителгән шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә оста тел белән язылган, әлеге яшь каләм тибрәтүчеләрнең киләчәге өметле” – диде ул, соклануын яшермичә.
Чара азагында, ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле булды. Аларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов котлады, акчалата бүләкләр тапшырды. Иң уңышлы эшләр дип түбәндәге яшь иҗат сөючеләрнең иҗат җимешләре табылды.
“Шигырь” номинациясе буенча:
- Адиева Фирүзә, Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең III сыйныф укучысы;
- Сәлахова Ләйсән, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның VIII сыйныф укучысы;
“Тарихи хикәяләр” номинациясе буенча:
-Сираева Сөмбел, Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы;
-Хәбибуллина Алинә, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның X сыйныф укучысы.
Әлеге бәйрәм чарасы гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунакларны, укучыларны һәм укытучыларны I-III урыннар яулаган укучылар үз әсәрләре белән таныштырдылар. Киләсе елга да очрашыйк, дип, сүз куешып таралышты укучылар. “Иҗат чишмәгез саекмасын!”, - дип, хәер-фатихаларын биреп, иҗади уңышлар теләп озатты аларны оештыручылар.