Румынияның башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә "Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия"ның 7 сыйныф укучылары III урынны яулады. Биредә 46 илдән 1016 укучы катнашты һәм алар тарафыннан 595 проект тәкъдим ителгән иде. Гимназияның актив, яшь укытучыларының берсе Гыйлаев Фәнил җитәкчелегендә ерак араларны якын итеп, Актаныш, Татарстан гына түгел, Россия данын яклап чыгыш ясаган Аделя Усманова, Таңсылу Хаҗиева, Марат Вихарев үзләре тарафыннан әзерләнгән проектны уңышлы яклап зур җиңүгә ирештеләр. Әлегә яшьләребез Бухарестта, Актанышка 16 май көнне генә кайталар. Җиңүләре белән тәбрик итеп исән-имин кайтуларын теләп калабыз.