ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2018 ел
шимбә

Һәр төбәктә мактауга, ихтирамга лаек шәхесләргә бай. “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозының легендар рәисе,  күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган механизаторы, Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиев шундыйларның берсе. Аның исеме Актаныш районында гына түгел, ә бөтен Татарстаныбызга билгеле. Мондый югары дәрәҗәгә ирешер өчен, әлбәттә, белем алырга, тәҗрибә тупларга, халык мәнфәгатьләрен ихластан кайгырткан, көндәлек фидакарь хезмәттән торган озын тормыш юлы үтәргә кирәк.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
8 май көнне Мәсәде авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде .

8 май көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап "Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде" дигән әдәби-музыкаль кичә уткәрелде.

10 май көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында 2нче Актаныш мәктәбенең  8 в класс укучылары өчен(кл.җитәкчесе т.Г.Хафизова) Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган «Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

           8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата митинг үтте.


4
май, 2018 ел
җомга

            Иске Богады авыл Мәдәният Йортында “Туган як моңнары” исемле әдәби- музыкаль кичә узды.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1-  Май  көнне  Әтәстә  зурлар  карга  боткасы  үткәрелде.

28-апрель  көнне  Әтәс   җирлегендә   Әфганчылар  очрашуы  үткәрелде.

Килгән кунаклар язучының күпкырлы иҗаты һәм тормыш юлы белэн таныштылар, шигырьләре яңгырады, чара барышында Г. Тукайның шигыренә язылган «Туган авыл», «Туган тел» җырлары башкарылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Районыбызда  мәктәпләр күп. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы. Мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан “Туган ягым тарихында мәктәбемнең  эзе бар” исеме астында 5-8 сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе үтте. Конференцияне Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International