Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары.Бөек Җиңүгә 73 ел.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

           8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата митинг үтте. Бу  тантаналы митингта авыл халкы, тыл һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләр, кунаклар катнашты. «Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең матур традициясенә әйләнде. Укучылар сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының, бабаларының истәлекле фотосурәтләре белән авыл буйлап атлады.  Бәйрәм чарасын  авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Газиз улы Харисов ачып җибәрде. Авыл имамы Риназ хәзрәт, район вәкиле  , күп еллар авылыбызның имам хатыйбы булып торган Мөнәвир абый Миркасыймов, мәктәп директоры Хабибуллин Марат Ясәви улы авыл халкын бәйрәм белән котлады. Чара балалар бакчасында шөгыльләнүче балалар һәм мәктәп укучыларының чыгышы белән дәвам итте.  Яуда ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чара күмәкләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Илебездә тынычлык булсын! Күгебез аяз булсын, сугыш афәтен беребезгә дә күрергә язмасын!

                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International