8 май көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап "Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде" дигән әдәби-музыкаль кичә уткәрелде. "Онытылмас хәтирәләр" дигән китап кургәзмәсе төзеп куелды. Кичәдә сугыш темасына җырлар яңгырады һәм китап кургәзмәсендәге китапларга кузәту ясалды. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары узләренең хәтер-хәтирәләре белән уртаклашты.