«Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән тематик кичә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

 10 май көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында 2нче Актаныш мәктәбенең  8 в класс укучылары өчен(кл.җитәкчесе т.Г.Хафизова) Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган «Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән тематик кичә уздырды.Чарага сугыш чоры балалары , “Агыйдел” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаләре Кадрия апа Саматова, Рәхилә апа Зиннатуллина апа чакырылган иде. Кичәдә алар авыр еллардагы балачак хәтирәләрен, сугыш китергән афәтләр турында искә төшерделәр, шул темага язылган шигырьләрен сөйләделәр.Чараның “Шигъри тәлгәшләр” өлешендә китапханәчеләр, укучылар М.Агзамова, Р.Ахметова, А.Латипова яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Кичә ахырында  китапханә директоры Л.Җ.Шамсунова катнашучыларны бәйрәм белән котлады, сугыш китергән афәтләрне бервакытта да онытмаска, өлкәннәребезне хөрмәт итәргә һәр яратырга чакырды.Р.Зиннатуллина, К.Саматовага истәлек бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International