“Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар”

2018 елның 28 апреле, шимбә

“Туган ягым тарихында мәктәбемнең  эзе бар”

Районыбызда  мәктәпләр күп. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы. Мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан “Туган ягым тарихында мәктәбемнең  эзе бар” исеме астында 5-8 сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе үтте. Конференцияне Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе оештырдылар.

Конференциягә түбәндәге максат һәм бурычлар  билгеләнде: район тарихында мәктәпләрнең ролен ачу; балаларда үз тарихына кызыксыну уяту,  мәктәп тарихына бәйле рәвештә туган якларына мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү; укучыларда эзләнү – тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; иҗади эшләү сәләтләрен  үстерү.

Үз мәктәпләре тарихы белән кызыксынучы укучылар март һәм апрель айларында нәтиҗәле эш башкарганнан соң, 25 апрель көнне Актаныш районы Туган як музеенда җыелдылар. Барлыгы 37 эш тәкъдим ителеп, конференциядә 18 укучы чыгыш ясады. Уңышлар эшкә бирелгәннән килә, дибез, укучылар эчтәлекле, матур чыгышлары белән бу фикернең хаклыгын тагын бер тапкыр расладылар. Жюри рәисе Раниза Шакирова (Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары), жюри әгъзалары Камил Әмиров (Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе баш белгече), Дилбар Хәбирова (Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты “Балалар иҗат үзәге”нең балалар хәрәкәте бүлеге җитәкчесе),  Мирсил Әһлетдинов (Туган як музее директоры) һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, фикер алышканнан соң, җиңүчеләрне билгеләделәр.

Менә алар: “Тарих чылбыры буйлап”юнәлешендә:

Хаҗиева Алисә, 7 нче сыйныф укучысы, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Алсу Газетдинова);

 Харисов Рүзәл, Вахитов Гаяз, 5 нче сыйныф укучылары, Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Фираса Насртдинова).

 “Белем йорты хуҗалары” юнәлеше:

Абдуллина Гүзәл, 6 нчы сыйныф укучысы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Гөлназ Зарипова).

“Мәктәп тарихында эз калдырган укытучылар” юнәлеше:

Галиева Алинә, 7 нче сыйныф укучысы, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Ландыш Галиева).

“Үрләр яулаганда” юнәлеше:

Гәрәева Фирүзә, 8 нче сыйныф укучысы, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Мәйсәрә Хәбирова)

Шулай ук, Яхшыгулова Зәйнәп, 8 нче сыйныф укусычы, МББУ “Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” (җитәкчесе Ирина Фәтхелова) махсус  диплом белән бүләкләнде.

Конференция кысаларында катнашучы һәр укучыга, аларны әзерләгән укытучыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм сертификатлар  тапшырылды.  Музей хезмәткәрләре һәр катнашучыга күп рәхмәтләр белдерә, музей белән элемтә, хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәр дип ышанып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International