“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиевның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә

2018 елның 12 мае, шимбә

Һәр төбәктә мактауга, ихтирамга лаек шәхесләргә бай. “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозының легендар рәисе,  күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган механизаторы, Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиев шундыйларның берсе. Аның исеме Актаныш районында гына түгел, ә бөтен Татарстаныбызга билгеле. Мондый югары дәрәҗәгә ирешер өчен, әлбәттә, белем алырга, тәҗрибә тупларга, халык мәнфәгатьләрен ихластан кайгырткан, көндәлек фидакарь хезмәттән торган озын тормыш юлы үтәргә кирәк.

Актаныш районы Туган як музее шушындый олы шәхезебезнең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Чараның беренче өлешендә Марс Фәтхелбаян улының тормыш юлының һәр баскычын ныклы адымнар белән узганына тагын бер тапкыр тукталдык.

1938 елның 12 маенда Чуракай авылында туган Марс,  әтиләре Фәтхелбаян   эшкә күчерелү сәбәпле,гаиләләре белән Әҗәкүлдә  яшиләр. Куянда 7 сыйныфны тәмамлый, Актанышта урта белем ала. Минзәләдәге СПТУда механизаторлыкка укый, 1958 елда Актаныш МТСына эшкә кайта, әлеге оешма бетерелгәч, “Үзәк” хуҗалыгына күчә. 1959 – 1964  елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укый. Дипломлы   инженер-механикны Киров исемендәге совхозга эшкә җибәрәләр. Биредә аны остаханә мөдире итеп куялар, бер елдан баш инженер, 1969-1970 елларда директор урынбасары вазыйфаларын башкара.

 Ә 1970 елның 13 февраленнән 1994 елның 25 апреленә кадәр “Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгы рәисе булып эшли. Олы тәҗрибә туплаган, мөстәкыйль эш итәргә сәләтле Марс Шәвәлиевнең игелекле эшләрен санап бетергесез: Иске Сәфәр урамнарына, ферма юлларына асфальт җәйдерә,  моңа кадәр суга интеккән ике авыл халкын, ниһаять, сулы итә. Амбарда, техника утарында, терлекчелек тармагында яңа  корылмалар булдыра, тиешле техникалар ала, күп биналар салдыра.

Асыл тукымалар бик күп

Аерыладыр чын атлас.

Фәтхелбаян малайлары

Беркайчан да сынатмас! - дип язылган Хәмит Миңнегалиевның шигырь юллары туры килеп тора....

1994-1998 елларда Марс Фатхелбаян улы “Актанышнефтепродукт” оешмасы директоры урынбасары булып эшли һәм 10 ел  район ветераннар оешмасын  җитәкли.

 Аның гаиләсе дә бит сокланырлык, һәркемгә үрнәк гаилә. Пар канатына әйләнгән җәмәгате – Дилә ханым белән тату гомер кичерәләр.  4 кыз, 1 ул:  Чулпан, Лилия, Гөлчәчәк, Нурсил, Гөлназны үстереп,   һәркайсын  олы тормыш  юлына аяк бастыралар. Бүгенге көндә  Марс Фатхелбаян улына онык һәм оныкчыклары  шатлык, сөенечләр китерә.

Кичәбез  шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.  Район ветераннар оешмасы каршында иҗат итүче “Гәрәбә” клубы солистларының  матур чыгышлары кичәгә ямь өстәде.

Кичәгә килгән хезмәттәшләренең, дусларының, туганнарының  Марс абыйга әйтер сүзләре ифрат күп иде. Алар арасында Дәниф Әсрәр улы Харисов – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы; Баязит Шәймардан улы Мөхәммәтов – районның беренче номерлы Мактаулы гражданы, район башкарма комитеты тиҗәкчесе; Фагыйль Әбел улы Бариев – Иске Сәфәр урта мәктәбе директоры, Марс Фәтхеловичның таянычы, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе; Гадел Касыйм улы Сәләхетдинов – Ленин ордены кавалеры, районның Мактаулы гражданы, “Кызыл көч” колхозы рәисе; Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов – “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның Мактаулы гражданы; Илфат Инсаф улы Андриянов һәм Сәфәр авылы җирлеге делегациясе; шулай ук башка хуҗалык җитәкчеләре котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр. Балаларының һәм оныкларының да  ихлас күңелдән әйткән җылы сүзләре дә күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.

 Без музей хезмәткәрләре дә Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиевны 80 яшьлек юбилее белән котлап тормыштан ямь – тәм табып, ләззәт алып алга таба да озын  гомер кичерүен теләп,  кичәбезне тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International