Әдәби-музыкаль кичә : "Туган як моңнары"

2018 елның 4 мае, җомга

            Иске Богады авыл Мәдәният Йортында “Туган як моңнары” исемле әдәби- музыкаль кичә узды. Фойеда “Якташларым иҗаты” исемле күргәзмәгә якташларыбыз- Л. Дәүләтова, Я. Галләмова, Р. Байтимирова һ. б. китаплары куелган иде. Шунда ук борынгы татар йорты, чигелгән, тукылган, тегелгән һәм борынгы хатын кызларның бизәнү әйберләреннән торган күргәзмәләр дә урын алган . Кичә авыл тарихы турында фильм карау белән башланып китте. Якташларыбыз- шагыйрә, танылган җырлар авторы, “Адәм белән Һава тапшыруының авторы һәм алып баручысы” Л. Дәүләтова, Татарстанның атказанган артисткасы, Карим Тинчурин исемендәге театрда 1985 елдан бирле хезмәт куючы Г. Гарәпшиналар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Л. Дәүләтова үз шигырьләрен, Гүзәл Мөдәрис кызы Ф. Яруллин шигырьләрен укыды. Тамашачыларга, Иске Богадыда туган Татарстан Республикасы буенча Федераль казна учреждениесе “Медик-социаль экпертиза баш бюросы”җитәкчесе Низамов Ригель Хәләф улы, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Яңа Богады авылы егете Рубен Насыйбуллинның видеокотлаулары тәкъдим ителде. Авыл халкы күңеленә авыл үзешчәннәре чыгышлары да хуш килде. 

                                                                                                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International