"Яз сулышын тоям авылымда."

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

12 май Кәзкәй мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, җирлекнең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы белән берлектә "Яз сулышын тоям авылымда" исемле авыл коне үткәрелде. Ул үлән чәйләреннән авыз итү, "Авылым табыны" татар халык ашларыннан күргәзмә, "Аллы- гөлле шәл- яулыгым" тематик кичә, кече музейга сәяхәт, "Чишмә башы- туган җир" авыл тарихы турында кино карауны үз эченә алган иде. Әлеге бәйрәм җирлекнең күренекле кешеләре белән очрашу һәм авыл үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International